Кадерле 2016 нчы ел чыгарылыш укучысы!
Менә Синең тормыштагы иң беренче һәм иң мөһим этабы тәмамланды. Мәктәптә алган белемең һәм осталыгыңны үзеңнең туган җиреңне, илеңне үстерүгә юнәлдерерсең дип өметләнеп калам. Профессия алып, туган районыгызга кайтып хезмәт юлыгызны башлап җибәрерсез дип ышанып калам.
Үзеңнең укытучыларыңны онытма, алар сиңа киләсе юлыңда маяк булырлык белем биргәннәр.
Әти-әниләреңне дә онытма: аларның тырыш хезмәте һәм кайгыртучанлыгы аркасында син бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәнсең...
Син талантлы, синдә энергия ташып тора. Кыю итеп алга атла, хыялың тормышка ашсын! Яулаган үрләрең белән генә тынычланма, тагын да яхшырак булырга тырыш!
Уңышлар сиңа! Хәерле юл!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.