23 май көнне Казанда Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Узган бүләкләүгә Матюшино урта мәктәбенең Тормыш Иминлеге Нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урынга чыккан укучылары чакырылган иде: 8 нче сыйныф укучысы Гадельшина Яна (ул 9 класс буенча чыгыш ясады) һәм 10 нчы сыйныф укучысы Токарева Лия. Аларның җитәкчесе - Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы, укучыларының мондый нәтиҗәләргә ирешүе өчен искиткеч зур тырышлык куя.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министры Энгель Фәттахов Республика мәктәпләре укучыларын, аларның укытучыларын һәм ата-аналарын сәламләде. Ул барлык җиңүчеләрне зур җиңүләре белән котлады, ә муниципаль берәмлекләр башлыкларын бүләкләде.
Безнең кызлар 10 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү концерт номерлары һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләренең, югары уку йортларының әйдәп баручы ректорлары чыгышлары белән алып барылды .
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Кремльдә үткәрелгән очрашуга чакырдылар.
Матюшино урта мәктәбенең коллективы Токарева Лияны, Гаделшина Янаны һәм Гаделшин Илгизәр Әнвәр улын кайнар котлый. Аларга тагын да зур нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм җиңүләрен тели. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!