Соңгы кыңгырау

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

25нче май көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тантаналы чарага ата-аналар, укучылар, укытучылар, кунаклар: Олы Мәми авылы җирлеге башлыгы Николай Скарлухин, Югары Ослан миниципаль районының Киңешче аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, “Укучылар йорты” методисты Нәсимә Биктагирова, Олы Мәми авылы җирлеге депутаты Наталья Бузунова, ООО АПК «Заволжье» җитәкчесе урынбасары Александр Строкин чакырылган иде. Укучылар чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар, имтиханнар тапшыруда уңышлар теләделәр.

Тантаналы чарадан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә, Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International