Югары Ослан каратистлары – Иннополиста

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Югары Осланның яшь каратистлары ТР Комбат Самооборонасы Союзы җитәкчелеге инициативасы белән бу көннәрдә Иннополиска бардылар.

- Безне болай гына түгел, ә республикада күп ярышларда җиңгәнгә күрә чакыралар, - ди спорт мәктәбе тренеры Иван Платөев.

Иннополиска бару – безнең балалар өчен бик кызыклы сәяхәткә әверелде: беренче иң заманча эшләнгән залда тренировка үттеләр, аннан соң ачык профессиональ мәйданда футбол уйнадылар, аннан соң бассейнда йөзделәр. Ахырдан университет ашханәсендә тукландылар.

Аларның бу көннәрен видеороликка да төшерделәр һәм ул тиздән телевизион челтәргә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International