Соңгы кыңгырау

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Менә мәктәп белән саубуллашу вакыты да килеп җитте. Бөтен ил буенча соңгы кыңгыраулар  яңгырый.  25 нче май көнне безнең мәктәптә  укучылар өчен дулкынландыргыч бәйрәм булып үзды. 

 

Мәктәп алды матур итеп бизәлгән, 9 нчы  һәм 11 нче сыйныф укучыларының шатлыкларын уртаклашырга дип, кунаклар җыелганар. Тантаналы музыка яңгырый һәм күтәренке кәеф белән, матур киемнәрдә, күзләрендә җиңелчә моңсулык белән чыгарылыш сыйныф укучылары чыга. Нәрсә көтә аларны? Киләчәк күрсәтер. Ә әлегә...  Алар вальс бииләр, шигырьләр сөйлиләр,  колау сүзләре яңгырый, бүләкләр тапшырыла.   Мәктәп директоры Баканова А.Н., сыйныф җитәкчеләре Амутбаева А.Г. и Зиатдинова С.А.  җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Беренче укытучылары Тихонова Н.Ф, мәктәп бусагасын атлап кергәндә, аларның нинди булуларын искә төшереп үтте. Киләчәктә , олы тормышта уңышлар теләп мөхтәрәм кунаклар - район Башлыгы Зиатдинов М.Г., район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Ахметова Ф.М., ЦМФ җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" диркторы Камашева Л.А. чыгыш ясадылар. Ветераннар исеменнән укучыларны элеккеге директор Чернышов В.А котлады. Агрофирма "Югары Ослан" директоры Гайнутдинов Р.К. чыгарылыш сыйныф укучылаына котлау сүзе әйтте һәм укуны бишлегә генә тәмамлаган укучыларга премияләр бирде.  Батманова А.В һәм Цветкова Н.И. ата-аналар исеменнән балаларга имтиханнарда  уңышлар теләделәр.

 Соңгы кыңгырауны бирү хокукы 11 нче сыйныф укучысы Шарипов  Илнур һәм беренче сыйныф укучысы  Морозова Миленага бирелде. Бәйрәм  төрле төстәге шарларны күккә  җибәрү белән тамамланды.  Хәерле  юл сезгә , чыгарылыш сыйныф укучылары!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International