Бүген гимназиянең 19 нчы чыгарылыш 11нче сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге сыйныфта укучы егетләр һәм кызлар бердәм булулары белән аерылып торалар. Монда артистлар да, спортсменнар да, хористлар да, төрле акцияләр дә катнашучылар да, волонтерлар да җыелган. Тантаналы линейканы директор Кәримов А.В. ачып җибәрде. Чыгарылыш сыйныфлар грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук килгән кунаклар, ата-аналар тарафыннан бик күп җылы сүзләр ишетелде. Бәйрәм ахырында укучылар вальс әйләнделәр һәм унберенчеләр өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.
Ә без, үз чиратыбызда, аларга алдагы имтиханнарда уңышлар телибез