Уку елы инде ахырына якынлашкан булуына карамастан, балалар сәнгать мәктәбендә методик эшләр әле кайный. 25 нче май көнне фортепьяно укытучысы Г.И.Шиһабетдинова үзенең укучысы Софья Чуб белән “Илһам чыганагы гаммасы” пианино дәресе уздырды. Аның төп максаты - баланы иң әһәмиятле пианинода уйнау хәрәкәтләрен өйрәтү, ишетү мөмкинлекләрен тикшерү, позитив пианино аппараты формалаштыру.
Коллегалар укытучының иҗади табышлары белән кызыксындылар, психология, музыкаль педагогика һәм кеше физиологиясе сорауларына да тукталдылар.
Мондый дәресләр музыкаль белемне камилләштерүдә зур роль уйный.