Китапханәчеләр көне

2016 елның 27 мае, җомга

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Миллионлаган халыкка китапханә белем учагы булып тора Ул – иҗат һәм кешелек чишмәсе. Китапханәчеләр кешедә тормышка максат, россия культура традицияләренә хөрмәт тәрбиялиләр.

Безнең район китапханәләрендә үз профессиясен чын күңелдән яратучы, киң күңелле кешеләр эшли. Сез милләтләр дуслыгын, тәҗрибә, буыннар бәйләнешен саклыйсыз.

Киләчәк буыннарда әхлак тәрбиясе булдыруда зур өлеш кертәсез. Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләп калам.

Хөрмәт белән, район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International