Тукай яшәгән урыннар

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Кичә, 27 нче майда, бер төркем укучылар, ата-аналар, районның атар теле укытучылары Гөлгенә Дәүләтшина җитәкчелегендә  Арча районындагы дәүләт, мемориалҗ – әдәби музей комплексына барып кайтты. Аларны Казан туризм Үзәгенең 40 урынлы барлык уңайлыклары да булган автобус алып барды.

Музейга бару максаты – бөек шагыйрь Г.Тукайның 130 еллык юбилее елында аның туган урыннарын карау, музей белән танышу, яңа үзгәргән биналарны үз күзең белән күреп, аларны фотосурәткә төшерү иде.

Музей комплексы бик үзгәргән, яңартылган, матурланган... Укучылар комплексның һәрбер почмагында татар әдәбияты дәресләрендә узган материалны тагын бер кат экскурсовод авызыннан тыңладылар. Тукай турындагы истәлекләр, документлар, ул яшәгән йортлар, язган китаплар, аның белән янәшә яшәгән кещеләр – барысы да җыйналган музейга. Әкият геройлары барысы да сине каршы ала, үзең дә шул вакытларга кайткан кебек буласың.

Кире кайтканда җырлар җырлап, мәзәкләр сөйләшеп, республикабызның матурлыгын фотога төшереп вакытның үткәне сизелмәде дә.

Сәяхәт барысына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International