Миләш аллеясы

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Бик матур кояшлы җылы көндә Яр Морквашы мәктәбе укучылары миләш агачы аллеясы утыртты. Ә 4 нче сыйныф укучылары шундый ук аллеяны мәктәп ячнында утыртты.

-    Ни өчен миләш аллеясы? – дип сораучыларга миләш - ул матурлык һәм яшьлек символы дип җавап бирергә була. Ул үзенең матурлыгын һәм хуш исен ел буе саклый.

-    Үсентеләрне аларга Идел буе урманчылыгы алып килде.

-    Шундый матурларын сайлап алганнар! Балалпр һәм ата-аналар шундый тату эшләделәр! Кайберәүләр үз йортлары янында да миләш утыртырга булдылар.
 
Бу агачларның киләчәктә үсеп, авылга матурлык өстәячәгенә бер кешенең дә шиге калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International