Гражданнар белән очрашу

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Район башлыгы Марат Зиатдинов бүген Югары Ослан  авыл җирлеге Башкарма комитетында район гражданнары белән очрашты.

Сорауларның күбесе җир мәсьәләләре буенча иде. Шулар белән бергә гаражларны приватизацияләү, ТБО өчен югары тариф, гражданнарга җир бүлеп бирү сораулары да булды.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләр сорауларына җавап алды, кайбер проблемаларны чишү өстендә эшләячәкләр.

Район башлыгының кабул итү көне шулай ук сишәмбе көннәрендә дәвам итә. Гаризалар өчен телефон: 2-18-39.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International