Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезне барыгызны да Халыкара балаларны саклау көне белән котлыйм!
Балачак - һәркем тормышының иң гүзәл һәм күптөрле буяуларга буялган кызык чагы. Балачакта барлык хыяллар да тормышка аша кебек. Бу бәйрәм ата-анага тагын бер кат үз баласының сәламәтлеге, язмышы өчен җаваплы икәнлеген исенә төшерүче фактор.
Безнең районда бик күп талантлы балалар: музыкантлар, спортсменнар, олимпиадаларда , фестиваль, ярышларда җиңүчеләр, художниклар яши. Аларның күбесе бик яшь булуларына карамастан, районыбызны республикада һәм Россия күләмендә таныттылар.
Районыбыз балалары тагын да бәхетле, кайгысыз тормыш кичерсен, аларның йөзләрендә гел елмаю балкысын, хыяллары барысы да тормышка ашсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләп калам!
Бәйрәм белән!
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов.