29 нчы майда Лаеш районында 24 нче мәртәбә рус культурасын яратучылар “Каравон” рус фольклоры фестиваленә җыелдылар.
Каравонның тарихы инде 300 елдан артып китә. Никольский халкы язгы кыр эшләре тәмамлангач, хоровод уйный торган булган.
Быел Каравон үзенә 20 000 республикабыз, башка регионнар, хәтта чит ил кунакларын да җыйды.
Массакүләм бәйрәм бешланышы шулхәтле матур булды, һәркем үзен катнашучы итеп тойды. Бу бәйрәмнең иң мөһим кунаклары булып “Гармун, уйна!” дигән Анастасия Заволонкина телепроекты булды.
Бәйрәм кунаклары ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мәхәмәтшин, Лаеш районы башлыгы М. Афанасьев, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бертавыштан республикабыздагы тынычлык, бер-береңне хөрмәт итү, ярату хисләре турында сөйләделәр.
Безнең районнан бу бәйрәмдә Рус Борнашы дуэты һәм Печище авылының “Калинушка” ансамбле катнашты.
Каравон тагын бер кат бар халыкны бергә берләштерде, буыннар, милләтләр арасындагы татулыкны һәм дуслыкны ныгытты.