1 нче июнь - балаларны саклау көне итеп бөтендөньяда 1950 нче елдан бирле бәйрәм ителә.
Аны 1949 нчы елда дөнья хатын-кызлары демократик Федерациясе махсус сессиядә кабул иткәннәр.
Җәйнең беренче көнендә балалар өчен кызыклы уеннар, конкурслар, ярышлар оештырганнар.
“Өмет утравы” хезмәткәрләре призлар кисү конкурсы оештырды. Андый ярышта катнашырга теләүчеләр саны күп иде, барысы да үзенә охшаган призны кисте, беркем дә бүләксез калмады.