Балалар елмайсын!

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

1 нче июнь көнне, балаларны яклау көнендә,  Яр Морквашы мәктәбендә “Балалар елмайсын!” дигән чара узды.

Бу чара иртәдән үк музыка, балаларның куанычлы тавышы белән башланып китеп, мәктәп укучыларын гына түгел, ә шәһәрдән кайтучыларны да үзенә җәлеп итте.
Ә чара балалар тормышы, җәй, табигатькә багышланган иде.

Надежда Кириллова балаларга бик күп уеннар тәкъдим итте. Ул уеннарны инде безнең әби-бабайларыбыз да яратып уйнаган, алар хәзер дә популяр.

Флеш-моб, “Алло, без талантлар эзлибез!”, “Газетадан-эшләпә” дигән мастер-класс, спорт уеннары – барысы да балаларның күңеленә хуш килде.

Бәйрәм тиз үтеп китте. Бар халыкка күңелле булды. Барысы да таталы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International