Яңа Федераль Закон

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

31 нче майда Татарстан Росреестры идарәсе “Бердәм дәүләт реестрына яңа принциплар кертү” дигән темага эшлекле утырыш  уздырды. Аны Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов уздырды.

Утырышта 2017 нче елда гамәлгә керәчәк “Күчемсез милекне дәүләт регистрацисе аша үткәрү” (13.07.2015 N 218-ФЗ) дигән Федераль Закон каралды. Бу карар бердәм хисап регистрациясе системасы һәм Бердәм күчемсез милек реестры булдыру турында. Аның өчен территориаль Кадастр Палатасы бүлекләре хезмәткәрләрен укытырга һәм өйрәтү өстендә эш алып барылырга тиеш.

Хәзерге вакытта кадастр хисабы һәм хокук регистрациясе – икесе ике төрле процедура. Бердәм реестр булдыру вакытны экономияли.

2017 нче елның 1 нче январеннан күчемсез милекне регистрацияләү һәм кадастр учетына куюны  объект урнашкан җирдә генә түгел, ә территорияләрнең һәркайсында, үзегезгә уңайлы офиста уза алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International