“Балачак планетасы”

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Дөньядның барлык почмакларында бертөрле балалар яши. Алар барысы да кошларны, җәнлекләрне, җилне, көймәләрне ярата. Алар барысы да кояш астында коена... Аларга барысына да шатлык һәм куанычлар кирәк.

Бүген район сәнгать йортында Балаларны саклау көненә багышланган чара булды. Бик кызыклы программа яшьләренә карап, аларны үзенә җәлеп итте. Ул программада “Ассоль” спектакле, балалар концерты кертелгән иде. Бик күп уен мәйданчыклары һәм беренче тапкыр “сәнгать традицияләре эзеннән” дигән этно-квест та бик мавыктыргыч булды.

Балалар көне белән котлап Светлана Белова, Гөлия Камалетдинова чыгыш ясады. Алар балаларны һәм аларның ата-аналарын килеп җиткән каникуллар белән котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International