Татарстанда 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр сузылган санита-экологик 2 – айлык та тәмамланды. Бу вакыт эчендә татарстанлылар паркларны, ял урыннарын, ишегалларын, йорт алды мәйданчыкларын чүп-чардан арындырдылар. Шуңа да карамастан, бу эшне контрольдә тотучы органнар тарафыннан 47 очрак буенча административ тәртип бозу протоколы төзелгән. Алар барысы да территорияләрне тәртиптә тотмау очраклары.
Шул исәптән, 63000 сум штраф салынган.
Административ комиссия барлык район халкын һәм дача хуҗаларын территорияләрен чисталыкта һәм тәртиптә тотарга чакыра.