Бик салкын башланган июнь аеның беренче көнендә 2016-2017 нче елның ягулык сезоны турында республика штабы утырышы булып узды.
Бу әһәмиятле чараны Президент Р.Миннеханов үзе алып барды.
Видеоконференциядә район башлыгы Марат Зиатдинов та катнашты. Аның белән бергә районның газ хезмәте белгечләре энергетиклар һәм ягулык өчен җаваплы кешеләр катнашты.
Сезонга хәзерлекнең срогы 15 нче августта чыга. Районда 97 котельныйны, 121 социаль-культура учагы, 67 күпквартиралы йортларны хәзерләү күздә тотыла.
Утырыш барышында җаваплы службаларга йөкләмәләр бирелде, кышка хәзерлек барышы контрольгә алынды.