Югары Осланның “Свияга” ату комплексында стендовый ату буенча Татарстан Кубогының 1 нче көне тәмамланды.
Ярышларның иң истә калганы – анда дөнья чемпионы һәм рейтинг лидеры Алексей Мосинның катнашуы булды. Ул 5 олимпиада күнегүләрендә җиңүчеләргә үз исеменнән бүләкләр тапшырды.
Көрәш бик киеренке барды: барысы да югары күрсәткечләргә ия булды. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Кирилл Лявин яулады һәм күренекле фирма сәгатенә ия булды.
Хатын-кызлар арасында иң югары пьедисталга Екатерина Понедельникова күтәрелде.