27 нче майда сайлаулар буенча федераль оештыру комитеты 22 нче майда узган Бердәм алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. Килгән кешеләрнең саны барлык участоклардан 10 519 863 кеше тәшкил итә. Бу сан илдәге барлык сайлаучыларның 9,6 % тәшкил итә.
- Мин сайлау участокларына килеп, үзенең тавышын биргән барлык кешегә рәхмәтемне белдерәм, - ди “Бердәм Россия” партиясенең генераль советы сәркатибе, Федераль оештыру комитеты рәисе Сергей Неверов.
Бер мандатлы округлардан 225 лидер үткән, шуларның 74 е генә Дәүләт Думасы депутатлары. Нәтиҗәдә 151 депутатка кандидат - урыннардан.