Шундый лозунг астында 1 нче июльдә 2016 нчы елның Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын исәпкә алу башлана. Ул 15 нче августка кадәр дәвам итә.
Бу соңгы елларда тормышка ашырыла торган иң эре статистик күзәтүләр.
Бу чарада безнең районның 13 авыл хуҗалыгы оешмасы, 33 крестьян-фермер хуҗалыгы, 3 шәхси эшмәкәр, 12782 шәхси ярдәмче хуҗалыклар, 82 бакча, 1661 җир участогы катнаша.
Халык санын исәпкә алу агымдагы статистик отчетларда булмаган уникаль күрсәткечләрне алырга ярдәм итәчәк, агропромышленность отчетларының агымдагы хәлен бәяләүгә булышачак, импортка китә торган продукцияне билгеләргә этәрәчәк.