Бик еш караклар инвалид һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне талый. Чөнки олы авыру кешеләр ялгызлыктан газаплана, барлык кешегә ышанучан була. Андый кешеләрнең ышанычын яулау өчен караклар нәрсәләр генә уйлап тапмый, нинди генә схемалар ясамый: пенсионерларга дару алып килә, конкурсларда катнашырга тәкъдим ясый...
Шул сәбәпле районның “Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү комплекслы Үзәге” караклар белән эшне җәелдереп җибәрде. Алар инвалидларның янына килеп әңгәмәләр уздыралар, аларга үзләренең киңәшләрен бирәләр, брошюралар тараталар.
Мондый чаралар күп кешеләрне бәла – казадан коткаралар.