Менә җәй дә, аның белән бергә каникуллар да килеп җитте. 1 нче июньдә, балаларны яклау көнендә, мәктәпләрдә җәйге лагерьлар ачылды. Балалар саф һавада төрле уеннар уйныйлар, сәяхәтләргә чыгалар, җырлыйлар, бииләр.
Оештыру моментлары да кызыклы булды: үз отрядларына исем куштылар, отрядның девизын һәм эмблемасын уйлап чыгардылар.
Балаларның яшәү шартлары да, программалары да бик кызык һәм мавыктыргыч, ашау-эчү дә бик яхшы. Тагын нәрсә кирәк! Матур ял итсен балалар!