Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән традицион милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм! Сабантуй – кешелекнең иң борынгы бәйрәме. Аны республикабызның күпмилләтле халкы барысы да үз итеп каршы ала. Ул татар халкының иң күркәм йолаларын һәм үзенчәлеген үзенә җыйган. Бу бәйрәм төрле дин, төрле тел, төрле социаль катлам кешеләрен бергә берләштерә.
Язгы кыр эшләре тәмамлангач, ул кешеләргә ял, бәйрәм бүләк итә, хезмәт халкына дан җырлый, газиз җиребезгә рәхмәтен белдерә.
Быел да, хезмәт халкының тырышлыгы аркасында җир безгә үзенең сыйларын алып килер, яхшы уңыш җыеп алырбыз дип ышанып калам.
Чын күңелемнән район кешеләренең һәрберсенә бәхет, шатлык, оптимизм һәм ел буена бик матур тәэсирләр телим!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов