Югары Ослан Үзәк китапханәсендә танылган рус язучысы Аполлон Николаевич Майковның 195-еллыгына багышланган “Алладан шагыйрь” дип аталган китап күргәзмәсе барлыкка килде. Майков шигърияте үтә күренмәле, төгәл, ачык формада иҗат ителгән. Күбрәк шигырьләре туган якка, табигать темасына багышланган.
Китап укучылар игътибарына язучының тормышы һәм иҗаты турында, антологик поэзиясе турында, сәнгать, тарих, табигатькә карашы турында китаплар урын алган.