Кичә Түбән Осланда тагын бер юбилей. Шалдыбина Таисия Александровнага – 90 яшь.
Аны юбилее белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, ветераннар Советы рәисе Р.Троиөкая, социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева, килде. Марат Галимҗанович юбилярга Россия Президенты кулы куелган истәлекле хат тапшырды һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде.
Бик авыр елларда яшәгән һәм хезмәт иткән бу хатын - кыз әле дә аякларына гына зарлана, ә куллары әле һаман тик тормавын әйтә.
Бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады бүген юбиляр исеменә. Аны без дә туган көне белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм озын гомер теләп калабыз!