«Яшел җир шары” регионара конкурста 2 нче урын

2016 елның 4 июне, шимбә

2016 нчы елның регионнар арасында узган “Яшел җир шары” конкурсының “Экообъектив” дигән номинациясендә Югары Ослан мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 2 нче урынны яуладылар.

Аларны бүләкләү тантанасы Казан Кремле янында1 нче июнь көнне булды. Анда бу Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны чакырганнар иде. Ә январь аенда экология һәм табигатьне саклау Министрлыгы “Корстон” да уздырган йомгаклау комиссиясендә дә булдылар.Ул чакта балаларга Президент Р. Миннеханов белән очрашып, үзләренең эшләре турында сөйләргә дә мөмкинлек туды.

Шул очрашу турындагы видео әлеге конкурста җиңеп чыкты да инде. Балалар концерт карады, мастер-классларда катнашты, паркта ял иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International