«Без бергә»

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

31 нче майдан 2 нче июньгә кадәр “”Укучылар йорты” өстәмә белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары ”Без бергә” дип исемләнгән фестивальдә катнаштылар. Фестивалҗ кысаларында авто, судо, авиамоделирование, «Эко-перспектива»,  “Яшь турист» дигән интерактив уеннар,  робототехника буенча олимпиада, күргәзмә-ярминкәләр  оештырылган иде. Безнең балалар һәрбер чарада катнаштылар.

Бигрәк тә Макыл мәктәбенең Е.Ширяев җитәкчелегендәге «Авиамоделирование» түгәрәге укучысы Габдрахманов Илһамның чыгышы барлык кешегә ошады. Ә “Иннополис лицее” укучылары робототехника олимпиадасында 1 һәм 2 нче урыннарны яуладылар. Һәрбер бала Мәгариф Министры дипломнары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International