Зөбәрҗәт туй

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Менә инде 55 ел буеБорис Семенович һәм Екатерина Петровна Алексеевлар кулны – кулга тотынышып, иңне – иңгә куеп тормыш буйлап  янәшә атлыйлар.

Ирле-хатынлы бу пар бик күп еллар үзләренең көчен һәм хезмәтен “Коргуза” совхозына биргән. Аның билгесе булып күп санлы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тора.

Аларның тормыш бәхетен һәм куанычын хәзер 2 кызы, 2 оныгы, 3 оныкчыгы яулый. Авылдашлары аларны ярата һәм хөрмәт итә.
Бүген дә, 55 яшьлек юбилейлары көнне, аларны район башлыгы, ЗАГС җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы котлады.

Алга таба да озвн гомер һәм сәламәтлек теләде алар юбилярларга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International