Республикада Рус теле көне

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан делегациясе Казанның Муса Җәлил исемендәге опера балет театры бинасында узган рус теле көне һәм А.С.Пушкинның 217 еллыгына багышланган бәйрәмдә булып кайтты.

Бу чарада республика Президенты Р.Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мәхәмәтшин, киң җәмәгатьчелек, фәнни эшлеклеләр һәм район делегацияләре ктнашты.

Президент үзенең чыгышында Рус теле көнен бөек рус язучысы Пушкин туган көнендә билгеләп үтүне символик хәл дип атады. Чөнки рус теле – Пушкин теле, Толстой, Достоевский теле. Аның дөньяви аһәңе бар. Бу тел - милләтара, сәнгатьара аралашу теле. Ул гасырларны һәм буыннарны берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International