Бүген, 7 нче июньдә район башлыгы Марат Зиатдинов Ямбулатово авылы гражданнарын шәхси сораулары буенча кабул итте. Аның белән очрашуга 2 кеше килгән иде. Проблемаларның берсе - Үзәк урамда электр үткәргечнең искерүе булса, икенчесе – Крестниково поселогында торак пунктны тәртипкә китерү иде.
Әңгәмә вакытында барлык сорауларга да җавап бирелде.
Исегезгә төшерәбез: район башлыгы һәр сишәмбе гражданнарны кабул итүен дәвам итә. Телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.