Югары Ослан районы Прокуратурасы автомобильләрне бензин белән тутыра торган станцияләрнең эксплуатация хәлен тикшерде.
Тикшерү барышында М-7 “Мәскәү – Уфа” юлындагы 774 км янында урнашкан “АЗК Магистраль” җаваплылыгы чикләтелгән җәмгыятьнең эшендә законны бозулар тапты. Андагы бензинга суднолар йөртә торган ягулык кушылган булып чыкты.
Ә бу РФ законнарына каршы килә. Шуның белән бәйле АЗС директоры Вадим Ерофеевка җинаять кодексы буенча штраф билгеләнде.