Изге Рамазан ае

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Рамазан – мөселманнарның ураза тота торган иң имзге ае. Быел ул 6 нчы июньдә башланып китте. 1 ай буена дин юлындагы мөселманнар көндезге вакытта ашау-эчүдән, тарту, спиртлы эчемлекләрдән тыелып торалар. Ураза кояш чыкканчы азаннан соң башланып, кояш батып, кичке азан әйтелгәч тәмамлана.

Шуңа багышлап, районның Үзәк китапханәсендә “Изге Рамазан ае” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда ислам диненең тарихы, традицияләре, төп законнары турында китаплар урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International