Хөрмәтле районның социаль хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Социаль хезмәткәр – бик авыр һәм катлаулы, ләкин кирәкле һөнәр. Ул белем һәм квалификация генә түгел, ә тиз арада үзеңне кулга алып, гаддәттән тыш хәлләр алдында югалып калмыйча, йөрәк белән эш итүне таләп итүче һөнәр дә. Сез күп балалы гаиләләргә һәм тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтәсез. Алар, гадәттә, бер җылы сүзгә һәм яхшы мөнәсзәбәткә мохтаҗ. Бу миссияне яхшы күңелле, кеше турында кайгыртучан, үз хезмәтен яратучы кеше генә булдыра ала.
Сезгә бәйрәмегез көнне түземлек, сәламәтлек, гаилә бәхете, үзегез ярдәм иткән кешеләрнең рәхмәтле булуларын теләп калам!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.