Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов чираттагы административ комиссия утырышын уздырды. Анда КоАП РТ ның 3.6 маддәсе 1 нче бүлегендәге административ тәртип бозулар Югары Ослан һәм Печище авыл җирлекләре территорияләрендә каралган.
Шуның нәтиҗәсендә физик зат административ җаваплылыкка тартылып, 200 000 сум штраф салынды.
Административ комиссия үз йортлары белән яшәүчеләрне йорт янындагы территорияне, йорт янындагы башка корылмаларны чиста тотарга, территорияне чүп-чардан арындырырга чакыра.