Ана капиталы акчалары РФ тарафыннан рөхсәт ителгән товар һәм услугаларның һәрберсенә юнәлтергә мөмкин: инвалид балаларны реабилитацияләү һәм социаль адаптациясе өчен дә тотарга мөмкин.
Инвалид балалар өчен бу акчаны 3 яше тулганны көтеп тормыйча ук алырга була. Аны алу өчен үзең теләгән вакытта Пенсион фондка барып гариза язып, паспорт белән бергә инвалид баланы реабилитацияләү өчен күпме акча тотылачагына белешмә кирәк булачак.
Ул акчаларны инвалид баланы терелтү буенча уза торган медицина процедураларына тотарга ярамый, чөнки алар болай да баланы бушлай терелтү программасынга кергән.