Хуш киләсез, каникуллар!

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Җәй – һәрбер бала өчен үзе бер кечкенә тормыш. Күптән көтеп алынган каникуллар белән районның Яшьләр клубы да эшне активлаштырып җибәрде. Аның хезмәткәрләре балаларның ялын сәламәтлек процедуралары аша оештырды.

7 нче июнь көнне Коргуза мәктәбе укучылары Яшьләр клубына килеп, бассейнда коендылар, төрле су уеннары уйнадылар. Шуннан соң “Яхшылык һәм яманлык” дигән әкият терапиясендә катнаштылар. Балаларга бу чаралар бик охшады.

Җәйге каникуллар вакытында монда әле тагын 10 мәктәптән укучылар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International