Казанның “Уникс” концерт залында тантаналы рәвештә премияләр тапшырдылар.
Бүләкләүләр 5 номинация буенча барды: “Иң яхшы спортсмен”, “Иң яхшы тренер”, “Иң яхшы җитәкче”, “Иң яхшы промоутер”, “Традицияләрне саклау”.
Номинантлар – диплом, ә лауреатлар – “Алтын пояс” статуэткасын – махсус почетлы знак алдылар.
Тренер Иван Платцевның иң югары нәтиҗәләргә ирешкәнлеген һәркем белә, ул тәрбияләгән яшьләр дә аның адымнарын кабатлый, традицияләрен дәвам итә. Шуңа күрә ул – елның “Иң яхшы тренеры” дигән исемгә лаек. Җиңү белән Сезне!