Каратистлар уңышлар белән кайтты

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Югары Осланның яшь каратистлары Йошкар-Ола шәһәрендә узган ачык көрәш беренчелегендә булып кайтты.

Ул чарадаТүбән Новгород, Мари, Чуваш республикалары, Казан, Самара, Саратов шәһәрләре каратистлары катнашты. Барлык спортсменнар да хәзерлекле булуга карамастан, безнекеләр дә йөзгә кызыллык китермәде.

1 нче урынны Олег Козлов, 2 нче урынны – Вадим Гусаковский яулады, призлы урынны алырга Валерий Алексеевка бераз гына җитеп бетмәде.

Малайларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International