Җәйге каникул вакытында мәктәпләрдә сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады.
Макыл мәктәбенең “Солнышко” лагере каршында Ширяев Е.Г. җитәкчелегендәге “Авиамоделирование” оешмасы да читтә калмады, үзенең занятиеләрен алып бара. Балалар спорт вертолетлары ясыйлар. Ясап бетергәч, түгәрәккә йөрүчеләр үз модельләрен эшләтеп очыру буенча конкурс игълан иткәннәр.