8 нче июньнән район Үзәк китапханәсендә”Шамаил сәнгате” дигән күргәзмә ачылды.
Шамаил - татарларның гәрәп язмасына нигезләнгән дини билгесе. Ул станок картинасы кебек ясала, төрле материаллардан пичәтләп яисә кулдан кәгазьдә ясала. Аны түкымага чигеп тә, пыяла яисә киндер тукымада майлы буяулар белән дә ясап була. Ул - изге урыннар, Коръәндәге сүзләр язылган яисә мәчетләр төшерелгән стена панносы.
Мөселманнарда Шамаил 19 нчы йөзнең икенче яртысында Урта Идел буйларында барлыкка килә. Алар хәзерге көндә дә һәр татар йортының я ишек өстендә, я көньяк стенасында урын ала.
Бу сәнгать төре турында белемнәрегезне күргәзмәгә килеп баета аласыз.