Иннополис - 1 елдан соң

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Бүген югары технологияләр шәһәре беренче туган көнен билгеләп үтә.

Россиянең IT - Үзәге бу 12 айда ничек яшәгән, анда кемнәр яши?

Казаннан 47 км ераклыкта 1200 гектар мәйданны биләгән Иннополис – югары технологияләр шәһәре. 9 нчы июньдә аның официаль туган көне.

Хәзерге көндә шәһәрдә 1 меңгә якын халык яши. Бу информацион технологияләр белән мавыга һәм эшли торган олылар, студентлар һәм балалар.

Инфраструктурасы – балалар бакчасы, мәктәп, университет, кибетләр, медицина Үзәге,  даруханә – барысы да бер адым гына.
1 ел эчендәге эшләре, фән шәһәренең үсеш планнары турында Иннополис мэры киңәшчесе Константин Шуршинның sntat.ru порталында мәгълүматы басылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International