Кичә Макыл авылының Спорт клубында лагерьга йөрүче балалар авыл яшьләре белән очрашты. Очрашу Халыкара дуслар көненә багышланган иде.
Бу дата официаль булып саналмаса да, ул үз актуальлеген югалтмый.
Бу бәйрәм - дусларның кирәклеген һәм иң мөһим нәрсә икәнлеген искә төшерү өчен бик әһәмиятле бәйрәм.
Россиядә ул көннән-көн популярлаша бара.
Спорт клубында эстафеталар, интелектуаль конкурслар уздырылды. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады. Барысының да күңеле күтәренке иде.