Бүген Югары Осланга Чехия Республикасы делегациясе килде. Аның составында – Павел Филипека, Чехия Миноборонасының сугышта үлгәннәрне күмү бүлеге башлыгы; ТомашаЗипфела – хәрби атташе Чехиянең Мәскәүдәге Посолҗство вәкиле; Александр Жермелев - “Сугыш мемориаллары” ассоциациясе бүлеге башлыгы; Владимир Хорьков – РФ Хөкүмәте каршындагы Росвоенцентр бүлеге башлыгы.
Визит вакытында делегация район башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашты; Геройлар Паркына, Чехсловакия легионерларына знак еуелган Соколка тавына һәм Иннополис шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Делегацияне район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм рус военачальнигы буыны Искандер Каппель озатып йөрде.