Район башлыгы Россия көне белән котлый

2016 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Сезне барыгызны да Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация алган көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм барлык күпмилләтле халыкны берләштерә. Үз туган җирен, дәүләтен үстерергә омтылган һәр кешенең чын дәрәҗәсендәге бәйрәме бу.

Безнең һәрберебез өчен Россия – беренче чиратта, туган җиребез, йөрәккә якын урыннар, йорт-җир, якыннар һәм туганнар. Нәкъ менә шул нәрсәләр безне берләштерә, тынычлыкта һәм дуслыкта яшәтә, туган җир өчен хезмәт итәргә һәм традицияләрне сакларга өнди.
Кадерле райондашлар! Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек һәм бәхет, өметле киләчәк һәм уңышлар телим!

Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International