Июнь башына халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенә 41 кеше регистрацияләнгән. Бу эшсез кешеләр районда 0,5% тәшкил итә дигән сүз.
Ел башыннан бирле бу Үзәккә 302 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән консулҗтация сорап – 255 кеше. Шуларның 47 се генә эшсез дип табылган, аларның 12 се бүгенге көндә эшкә урнашкан, 14 е профессиональ уку уза һәм яңа профессия ала.Ә 15 кеше иҗтимагый эшкә тартылган.
Бу Үзәкнең белгечләре 168 кешегә профориентацион услуга күрсәткән, аларның 123 е – укучы балалар, ә 12 кеше психологик һәм социаль адаптация алган.