Россия көнендә районның Туган якны өйрәнү музеенда мәктәп балалары өчен төрле чаралар узачак.
“Без тора торган йорт” дигән мавыктыргыч программа конкурс һәм викториналар белән бәйләнеп барачак. Ә югары сыйныф балалары өчен “Россия турында нәрсә беләсең?” дигән интеллектуаль уен оештырыла.
Шулай ук заллар буенча обзор экскурсияләр һәм “Ослан кичә һәм бүген” дигән фотокүргәзмә планлаштырылган.