Район газетасы һәм район администрациясе районның 85 еллыгына багышланган конкурс тәкъдим итә.
Анда катнашырга теләүчеләр бүгеннән үк нинди номинациядә катнашачакларын билгели алалар. Алар 3 әү:
- Минем районым – минем язмышым;
- Үз районыңның киңекләреннән дә матуррак нәрсә бар (фотоконкурс);
- Безнең синең белән, район, тарихыбыз шундый.
Эссе, мәкалә, шигырь, очерк фотоматериалларның темасы тарихи вакыйгалар, уникаль урыннар, күренекле кешеләр, хезмәт династияләре, район кешеләре, тарихи объектлар, авыл һәм колхозлар була ала.
Материаллар 15 нче августка кадәр электрон яки басма формада кабул ителә.
Электрон адрес: Volga_nov@mail.ru
Нәтиҗәләр 30 нчы августта билгеле була.
Җиңүчеләргә акчалата бүләк: 1 нче урын – 6 000, 2 нче урын – 4 000, 3 нче урын – 2 000 сум.