«Прайм – лига – 2016» футбол матчы

2016 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген “единороссларның”партия проекты кысаларында районның Ял һәм культура паркында  «Прайм – лига – 2016» футбол матчы мероприятиесе узды.

Мондый матч былтыр да сайлау праймеризы вакытында уздырылган иде. Ә быел РФ ның Дәүләт Думасына кадидатларны билгеләгәндә “единоросслпр” тагын футбол кырына чыгачаклар.

Команда составына партия активистлары, яшь гвардиячеләр, район Советы депутатлары керде. Былтыр район башлыгы Марат Зиатдинов та катнашкан иде.

Культура хезмәткәрләре дә читтә калмады: концерт программысы хәзерләде.

Прайм – лига футбол матчы Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә уза. Аңа стартны ТРО ВПП «Бердәм Россия» секретаре, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мәхәмәтшин бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International